* Психологлар раславынча, 7 ел дәвам иткән дуслык гомер буена саклана.
* Космонавтика тарихында галәмгә 32 маймыл очкан.
* Поши сэгатенэ 58 км га кадәр тизлек белән чаба ала.
* Лимон су өстендә йөзеп йөри, ә лайм суда бата, чөнки ул лимоннан тыгызрак.
* Яшел төс кешене тынычландыра. Нәкъ менә шуңа күрә яшел төс иң уңайлы төсләрнең берсе буларак кабул ителә, ул хис-кичерешләрдән арынырга һәм яхшы атмосфера тудырырга сәләтле.
* Африка континенты дүрт ярымшарга да керә.
* Иң күп җирән чәчлеләр Шотландиядә яши.
* Көчле стресс кичергән кешенең чәченә ике атнада чал төшәргә мөмкин.
* Этләр кешедән ун тапкыр яхшырак ишетә.
* Финляндиядә интернетка бәйле кешеләрне армиягә алмыйлар.
* Динозаврлар яшәгән вакытта Җирдә тәүлек озынлыгы 23,5 сәгать тирәсе генә булган. 70 миллион ел элек тәүлек хәзергедән ярты сәгатькә кыскарак булган, ул 372 көнгә сузылган.
* Акрофобия – биеклектән курку. Ул кешенең үз гомерен саклау инстинкты үсеш алу белән бәйле.
* Мисырның 95 %тан артык территориясен чүлләр алып тора. Аның 3,5% җирләре генә уңдырышлы.
Комментарийлар: