«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты гөрләп узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты гөрләп узды!

«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты гөрләп узды!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына быел 4 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерләде! 25 нчы ноябрь көнне үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концертын оештырды!

847f16e9_2d45_4413_b0f4_1608fa335f3a.jpg

«Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чара башлангачы иcә кунакларга «ШАЯН ТВ» һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнгән «Балачак җыры», «Яраткан шигырь», «ШАЯН Әлифба» проектлары һәм «Татар балалар җыены» прграммасы тәкъдим ителде.

ee9202bd_0953_407a_b634_c534139b98d4.jpg

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» IV балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышлары, һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барды. «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Алар арасында: Зәйнәб Фәрхетдинова, Илгиз Мөхетдинов һ.б. йолдызлар урын алды. Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы статуэткаларына ия булдылар!

31f0e73b_1695_40dd_9796_96e40a5b0705.jpg

Моннан тыш, концерт кунакларын үзенчәлекле күңел ачу программасы һәм «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары һәм блогерларыннан күп төрле иҗади сюрпризлар сөендерде. YouTube эшчәнлеген күрсәтү, «ШАЯН ТВ» каналының Сарман, Казан шәһәренең «Адымнар» күп телле мәктәбе һәм Димитровград шәһәреннән булган филиаллары һәм TV-блогерлар белән очрашу оештырылды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та килде.

d68cbf31_87ae_4368_a372_4fb45c81a2f7.jpg

«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларыбызны кайнар алкышларга күмделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

 

 

 

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...