Шахмат көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шахмат көне

Шахмат көне

Бүген планетадагы иң данлыклы уеннарның берсе булган – шахмат көне. Әлеге уен турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез сезнең игътибарга.

  • Шахмат атамасы фарсы телендәге «шах» һәм «мат» сүзләреннән килеп чыккан. Күп очракта «патша үлгән» дип тәрҗемә ителсә дә, «патша тозакка эләкте» яки «патша кача алмый» дигән мәгънә күбрәк туры килә.

  • Шахматның ватаны булып, Һиндстан санала (ЯКЫНЧА 1400 ел элек). Шуннан уен хәзер Иран территориясенә килеп керә, аннары Якын Көнчыгыш, Европа һәм Россиядә танылу ала.
  • Вакыты буенча иң озын йөреш бразилияле Франсиско Троиска карый. Аны уйлау өчен ул ике сәгать егерме минут вакытын сарыф иткән.
  • Башта ферзь диагональ буенча бары тик бер шакмакка гына хәрәкәт итә алган, аннары – икегә. Бу хәл патшабикә Изабелла Испанская ферзьне шахмат тактасындагы иң көчле фигура, дип билгеләгәнче шулай дәвам иткән.
  • Иң борынгы шахмат партиясе 900 елга карый. Бу уен багдат елъязмачысы белән аның укучысы арасында була.
  • Иң борынгы шахмат наборы Төньяк Шотландиянең Льюис утравында табыла. Ул безнең эраның XII гасырына карый. Аның үрнәгендә «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» фильмы өчен тылсымлы шахмат фигуралары ясала.
  • Хәтерне яхшыртуның иң шәп чарасы, дип табиблар шахматны саный. Шулай ук Альцгеймер авыруы белән көрәштә дә киңәш ителә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...