Сәлкешләр өчен «Балачак җыры» концерты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сәлкешләр өчен «Балачак җыры» концерты!

Сәлкешләр өчен «Балачак җыры» концерты!

Бүген «Сәләт шәһес» аланындагы сәлкеш һәм әйдәманнар өчен «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты гөрләп узды. Иң кызу җәйге концертларның берсе булды бу! Сәлкешләр беренче татар балалар каналын бик яратып кабул иттеләр.

Бүген «Сәләт шәһес» аланындагы сәлкеш һәм әйдәманнар өчен «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты гөрләп узды.

Сәхнәдә «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре ут уйнаттылар, үзләренең искиткеч чыгышлары белән тамашачыларга бәйрәм ясадылар. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар. Шулай ук бирегә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Маэмай да килде. Алар лагерьда ял итүчеләргә позитив рух бүләк иттеләр.

Концерт барлык кунакларга да онытылмаслык хисләр, шәп музыкаль номерлар һәм яхшы кәеф бүләк итте! Сәлкешләр белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек!

Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...