«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

Тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең бишенче сезон ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ! Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Яшь талантларга Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Айсылу Габдинова кебек мәртәбәле шәхесләр бәя бирде. Менә ул бәхетлеләр исемлеге:

1)      Рузилә Сабирова (Актаныш)
2)      Сәидә Гарифуллина (Биектау)
3)      Айзилә Зиннәтуллина (Казан)
4)      Сәфирә Гыймадиева (Чистай)
5)      Зәлинә Шакирова (Яр Чаллы)
6)      Ранель Карамиев (Яр Чаллы)
7)      Зәлинә Ибраһимова (Казан)
8)      Сәид Әхмәтҗанов (Әлмәт)
9)      Айсылу Мөхәммәтҗанова (Казан)
10)    Илназ Хәлиуллин (Биектау)
11)    Милина Хәйруллина (Казан)
12)    Эмилия Галимҗанова (Казан)
13)    Таһир Мөхәммәдиев (Яр Чаллы)
14)    Адилә Ишалина (Яр Чаллы)
15)    Марат Әхмәтҗанов (Башкортстан)
16)    Ассель Сәләхова (Питрәч)

Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Әлеге 16 ярымфиналист беренче урын өчен көч сынашачак! Бик тиздән сез аларның барысын да экраннарда күрә алачаксыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...