«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда!

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда!

Дуслар, бүген! Барыбыз да көтеп алган мизгел! «ШАЯН ТВ» каналы бишенче тапкыр яраткан тамашачылары өчен татар музыкасы дөньясын ача! Бүген, 1 ОКТЯБРЬДӘ, 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында тамашачыларның күңелен яулаган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең юбилей сезонының премьерасы булачак! Җанлы тавыш! Сез яраткан башкаручылар! Татар эстрадасының танылган йолдызлары! Барысы да бер тапшыруда!

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә!

Бүген исә ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Эльмир Низамов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк. Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак!

Финалистларның кемнәр икәнен БҮГЕН «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез! 1 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карагыз, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз! Ялларны җырлап уздырыйк!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...