2 Июль 2020
Бүген сезгә җиләкле мармелад рецепты тәкъдим итәбез. Әле җиләкләрнең иң тәмле, сусыл вакыты. Кыш көне каткан җиләктән дә ясарга була.
Кирәк булачак:
Җиләк – 1 кг
Шикәр комы – 3 стакан
Агар-агар (желатин яки пектин) – 2 а.к.
Җиләкне юып, яфракларын чистартып, блендер белән изәбез. Шикәр комын өстәп, плитәгә куябыз. Болгатып, акрын утта пешерәбез. Масса куера башлагач, аз-азлап агар-агарны өсти башлыйбыз. Бер туктамый болгатып, җиләкле массадан мармелад ясыйбыз. Аннары төрле формалы савытларга салып суытабыз да, суыткычка алып куябыз. Безнең өй шартларында ясалган мармелад әзер!
Чәйләрегез тәмле булсын!
Комментарийлар: