20 Май 2023
Дуслар, сезгә тамашачыбыз Фәйзетдинова Алинәнең «Әниемә» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Әни бит ул-изге кеше
Таяныч,сердәшче ул!
Авыр чакта коткаручы,
Иң яхшы киңәшче ул!
Әни бит ул-изге кеше
Ап-ак фәрештәгә тиң!
Әни белән тормыш рәхәт,
Әни белән дөнья киң!
Әни бит ул-изге кеше
Әнисез көн караңгы,
Әнисез кышлар буранлы,
Ә йөрәкләр яралы...
Әни бит ул-изге кеше
Әнисез бармый дөнья.
Әнкәемә озын гомер,
Сәламәтлек бир, Хода!
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: