БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Сезне тамашачыбыз Ләйсән Камалованың «Артист булам » дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!

«Театр нурга илтә», - дип
Бик дөрес язган Тукай.
Һаман шул турыда уйлап,
Үсеп тә киттем бугай!

Минем туган авылымнан
Идрис Мәсгуди чыккан.
Аныңча кыланып уйныйм,
Киям дә чалма-чапан.

Үсеп җиткәч, әллә инде
Артист булып алырга?!
Җырлап, биеп, кешеләрнең
Күңеленә моң салырга?!

Бик нык тырышып җибәрсәм,
Хыялым чынга ашыр.
Дәррәү кул чабалар миңа,
Егетләр чәчәк ташыр!

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...