БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Дуслар, сезгә тамашачыбыз Сөмбел Садретдинованың иҗатын тәкъдим итәбез!

Кешеләр төрле була:
Яхшысы, явызы да,
Сүзләр дә шундый ук бит:
Ачысы, татлысы да. 

Татлы сүз әйтсә кеше,
И рәхәт булып китә!
Йомшак күңелленең хәтта
Йөрәк маен эретә. 

Кайгыдан башың әйләнеп,
Нишләргә белмәгәндә,
Дәва буладыр бары тик
Балдай татлы сүз генә.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...