БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Дуслар, сезгә тамашачыбыз Энҗе Галимҗанованың «Әнием-кадерлем» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!

Әниемнең күңелендә
Күпме ярату хисе,
Нинди саф һәм нинди матур,
Аның әйткән һәр сүзе. 

Әгәр ул өйдә булмаса,
Аннан башка күңелсез.
Бу дөньяда берничек тә
Яшәп булмый әнисез. 

Аның ашлары иң тәмле,
Юк аңа бүтән тиңнәр.
Әнием эштән кайтуга,
Күтәрелә күңелләр.

Рәхмәт сина, газиз әнием,
Рәхмәт барысы өчен.
Мине яхшы тәрбияләүгә
Син бирәсең бар көчең. 

Бәхетле бул,әнием-бәгърем,
Син лаек зур бәхеткә,
Бернинди кайгылар күрми,
Яшә һәрчак рәхәттә. 

Ходайга мең рәхмәт әйтәм
Шундый әнием булганга,
Ул мине гел яратып,
«Кызым», диеп торганга. 

Син иң яхшысы икәнен
Бары мин генә беләм.
Мин бәхетле,чөнки көн дә
Синең йөзеңне күрәм. 

Язсын иде безгә Ходай
Гел янәшә булырга,
Бер-беребезгә булышып,
Матур итеп торырга!

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...