5 Август 2023
Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Абдуллина Рәйханның иҗат җимешен тәкъдим итәбез!
Җыр сөймәгән кеше юктыр
Җыр ул-күңел юата.
Сузып җырлап җибәрәсең
Көтү көткәндә атта.
Җыр- юлдаш озын юлларда,
Кара урман чыкканда.
Җыр тыңлап иртә башлана
Җыр инде безең канда.
Татар җырсыз торалмый ул.
Татар моңы- йөрәктә.
Җыр сөйгән начар булалмый,
Була яхшы теләктә.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: