17 Июнь 2023
Бу атнада сезгә ШАЯН кызыбыз Алисә Мусинаның “Әниемә” дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!
Кем сине иркәләп,
Иртән иртүк уята?
Авыр чакта биттән сыйпап,
“Балам”, - диеп юата.
Кем сине тәмле ризыклы
Табыны белән сыйлый?
Аннан юлга озатканда,
Изге догасын юллый.
Телебез дә бит безнең
“Әннә”, - диеп ачылган.
Әнине күреп шул чакта,
Елавыбыз басылган.
Әниләрнең һәммәсенә
Зурлап рәхмәт белдерик.
Гомер буе аларның
Без кадерләрен белик!
Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны [email protected] почтасына юллый аласыз.
Комментарийлар: