4 Февраль 2023
Дуслар, сезгә ШАЯН дустыбыз Илья Ванифатьевның «Авылым» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Туган авылы бик кадерле
Олыга һәм кечегә.
Тәмле суын, саф һавасын
Бирә ул һәр кешегә.
Кая китсәм дә, мин үзем
Сагынам авылымны.
Туганнарым, туган йортым,
Һәм дә туган ягымны.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: