22 Февраль 2020
"ШАЯН ТВ" десанты республикабыз районнарына төшүен дәвам итә. 21-22 февраль көннәрендә Алабуга һәм Арча шәһәрендәге мәктәпләрдә булдык. Безнең өчен һәр очрашу мөһим. Канал эшчәнлеге, гомумән, телевидение тормышы белән таныштырудан тыш, без дусларыбызга истәлекле бүләкләр дә ясыйбыз. Һәр очрашу саен, безнең дуслар арта гына, шуңа бик сөенәбез!
Комментарийлар: