Бездә үзгәрешләр бар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бездә үзгәрешләр бар!

Бездә үзгәрешләр бар!

Дуслар, сезгә мөһим яңалыгыбыз бар. 1 апрельдән каналда тапшырулар вакыты үзгәрә. Безгә вакытлыча өйдә утырырга туры киләчәк. Ләкин күңелсезләнмибез. «ШАЯН ТВ» каналы сезнең буш вакытны файдалы һәм кызыклы итү өчен тырыша. 

«Иртәгәдән яңа сетка белән эшли башлыйбыз. Тапшыруларның вакытлары сезнең, ягъни балаларның, яшь үзенчәлекләренә карап үзгәртелде. Мультфильмнарның да, тапшыруларның да чыгу вакытларында зур үзгәрешләр бар, алар белән безнең сайтта атналык программаны карап танышып була. Хәзер  яраткан мультфильнарны татар телендә 2-3 серия рәттән карап булачак», – диде «ШАЯН ТВ»ның программа директоры-чыгарылыш бүлек мөдире Айгөл Рифат кызы Кәбирова. Шулай итеп, дәресләрегездән буш вакытта безнең белән бергә булырга чакырабыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...