«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша! Тагын да күбрәк җиңүчеләр һәм тагын да күбрәк премиаль фонд! Шул уңайдан, бүген «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 1500 000 сум.

Бәйгенең максаты - татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.

71.jpg

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Бу сезонның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Бәйгедә катнашу өчен, туры килгән номинацияне сайларга, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юлларга кирәк. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган. 

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгенең оештыручылары белән элемтәгә керү өчен 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына язарга мөмкин.

72.jpg

Матбугат конференциясе кысаларында быелгы сезонның яңалыклары, бәйгедә җиңүчеләрнең язмышы, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү, нәфис сүз осталары әзерләү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Биредә «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова быел «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә ничек алынырга булулары, яңа сезонның үзгәрешләре, өр-яңа «Туган тел» номинациясе хакында фикерләре белән уртаклашты: «ТАТАР СҮЗЕ» - ул татар халкының йөзе. Узган ел, әлеге бәйгене уздырып, без бик зур нәтиҗәләргә ирештек. «Татарстан - Яңа Гасыр» һәм «ШАЯН ТВ» каналларында яңа йөзләр барлыкка килде. Шул рәвешле, без үзебезгә яңа кадрлар табабыз, аларның сәләтләрен үстерәбез. Бәйгедә катнашып, тамашачылар татар халкына, аның мәдәниятенә үзләренең битараф булмаганлыкларын күрсәтәләр. Безнең максатыбыз да шуннан гыйбарәт, халыкта әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту».

73.jpg

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла бәйгенең язучылар өчен бик файдалы булуы, үзе өчен яңа авторлар ачуы һәм үзе иҗат иткән «ТАТАР СҮЗЕ» гимны хакында сөйләде. «ТАТАР СҮЗЕ» башка бәйгеләрдән аерылып тора. Биредә җиңү түгел, ә катнашу кыйммәт. Без бу бәйгене үткәреп, халыкны сәнгатьле сөйләүгә җәлеп итәбез, татар язучылары әсәрләрен укучыларны арттырабыз. Тамашачылар, җиңүчеләрне телевидениедән күреп, яңа әсәрләр укый башлый. Әле алай гына да түгел, «ТАТАР СҮЗЕ» профессионаллар арасында шагыйрьләрнең киң мәйданга чыгу аренасы да булып тора»,- дип үз фикерен белдерде язучы.

74.jpg

Бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина исә конкурсның быелгы таләпләре белән таныштырды.

Кунаклар арасында «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе Ленар Хаматов та бар иде. Ул, төп һөнәре иҗат белән бәйле булмаса да, әлеге бәйгедә ничек катнашырга булуы хакында сөйләде, үзенең тәэсирләре белән бүлеште, быелгы катнашучыларга киңәшләр бирде. Шулай ук җиңүче үзе чыгыш ясаган әсәрдән өзек тә башкарып узды.

«ШАЯН ТВ» каналы матбугат конференциясендә барлык катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле, продуктив очрашу өчен үзенең рәхмәтен белдерә.

Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...