«Шәҗәрә бәйрәме!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Шәҗәрә бәйрәме!

«Шәҗәрә бәйрәме!

Бүген Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узды. Чараның максаты гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калудан гыйбарәт.

Бәйрәмдә татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән таныштылар. Кунаклар өчен бушлай мастер-класслар, төрле күңел ачу интерактивлары оештырылды. Программада алар өчен Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгыш ясады. Балалар Сабан туе да уздырылды. Фестиваль 21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак.

Бу чарада «ШАЯН ТВ» каналы да үз тамашачыларын сөендерде. Нәни дусларыбыз өчен каналыбызның алып баручысы Руслан Хафизов төрле уеннар, флешмоблар үткәрде. Иң җитезләргә «ШАЯН ТВ» истәлекле бүләкләр өләште! Ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Кәрим Галиев башкаруында җыр яңгырады.

Төп персонажларыбыз Шаян белән Мияуга да бик күңелле булды. Алар балаларны каршы алдылар, уйнадылар, шаярдылар-көлделәр, фотога төштеләр. Чын бәйрәм атмосферасы ясадылар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...