8 Апрель 2019
Япония галимнәре «Ни өчен песиләр үз исемнәренә җавап бирәләр? » дигән сорауга тап булганнар.
Алар шуның кадәр әлеге сорау белән мавыгып киткәннәр, хәтта үзләренең тикшерүнеләрен дә үткәргәннәр.
Галимнәр песиләрнең хуҗалары аларны чакырган вакытта яздырып алганнар.
Аларга өстәп башка кешеләрнең дә нәкъ шул песи исемнәрен кабатлауларын сораганнар. (аларын да яздырып куйганнар)
Песи үз эшләре белән шөгыльләнгән вакытта шул аудиоязмаларны аралык белән кушып алганнар. Галимнәр нинди нәтиҗә ясаганнар дисеңме?
Алар песиләр кеше телен аңлый дигән фикергә килгәннәр. Чөнки песиләр үз хуҗаларының тавышына гына җавап биргәннәр, ә чит кешеләрнең тавышларына игьтибар да бирмәгәннәр.
Комментарийлар: