Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Бүген Яшел Үзәннең М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицеенда Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы - «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Кунакларны мәгариф өлкәсенә караган проектлары белән таныштырды. «ШАЯН Әлифба» проекты мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек ролен үти, кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып тора. Аны инде укытучылар актив рәвештә кулланалар. Проект белән shayantv.ru сайтында танышырга була.

«Балачак җыры» җыентыкларына исә «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесендә җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Балалар әлеге китапка кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора.

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...