Шаян һәм файдалы яллар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шаян һәм файдалы яллар!

Шаян һәм файдалы яллар!

Узган ялларда Казан үзәге чын мәгънәсендә кайнады! Камал театры мәйданына татарның каймагы “Печән базары” фестиваленә җыелды.

Татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына кереш булды, дияргә мөмкин. Чөнки чарада татар халкының иң оста кыз һәм егетләре үзләренең оригиналь, йөрәк җылысын биреп, кулдан эшләнгән затлы әйберләрен тәкъдим итте. Хәтта бал, казылык, сыек майлар, сөт ризыклары һәм башка тәм-томнар да алырга мөмкин иде. Фестивальгә килүчеләр матди байлык кына түгел, ә рухи азык та алып кайтып китте. Чөнки чараның программасы гаҗәеп бай иде: төрле мастер-класслар, лекцияләр, батллар һәм башка төрле бик күп файдалы мәйданчыкларда ял итү мөмкинлеге тудырылды.

Әлбәттә, “ШАЯН ТВ” каналы да читтә калмады. Фестивальгә әти-әниләре белән килгән балалар күңеленә безнең мәйданчык аеруча хуш килде. Нәни дуслар белән бергә төрле кул эшләре башкардык, гаҗәеп тәҗрибәләр эшләдек, слайм ясау буенча мастер-класс әти-әниләргә дә бик ошады. Чарадан без дә бик канәгать калдык, дуслар. Аралашу, якыннан танышу, фикер алышу безгә тагын да илһамланып эшләргә көч бирде.

Чарадан барлык фотосүрәтләр

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...