«ШАЯН ONLINE»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ONLINE»

«ШАЯН ONLINE»

Бүген, 10 нчы декабрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты узды!
Бер ел дәвамында без аны түземсезләнеп көттек һәм ныклап әзерләндек.

әлеге чара безнең тугры дусларыбыз өчен елның иң көтеп алынган вакыйгасына әверелде, ә яңа тамашачылар өчен исә - тәүге тапкыр «ШАЯН ТВ» дөньясы белән танышу мөмкинлеге булды!

Чыннан да, «ШАЯН ТВ» каналына бәйле һәр кеше өчен аеруча әһәмиятле бу бәйрәм.

Бәйрәм чарасының төп геройлары - «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале лауреатлары! Алар татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Махсус кунаклар арасында Эльмира Калимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев булды.

Тамашачылар өчен тагын бер сюрприз - «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипның премьерасы!

Әлбәттә, бәйрәм бүләксез дә үтмәде. Тылсымчы ролен үз өстенә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов алды. Тантаналы рәвештә ул «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь алып баручыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм күп кенә замана балаларының хыялын – яңа планшет иясе булуны тормышка ашырды. Балаларның сөенечле елмаюлары кичәнең иң яхшы тәмамлануы булды. Киң күңеллелеге өчен без Марат Готыф улына бөтен телеканал исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез!

Балалар иҗаты атмосферасы белән хозурланырга өлгермәгән барлык кешеләрне дә әлеге зур вакыйганың бер өлеше булырга һәм «ШАЯН ТВ» каналында телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга чакырабыз!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...