Бәйрәмгә - онлайн концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәмгә - онлайн концерт!

Бәйрәмгә - онлайн концерт!

19 майда 18:00 сәгатьтә Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан кооператив институты «ШАЯН ТВ» каналы белән онлайн концерт уздыра. Чарада «ШАЯН ТВ» алып баручылары, каналның төп геройлары катнашачак. Тамашачыларны танылган артистларыбыз белән беррәттән «Сәйлән» татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлары белән сөендерәчәк. Халыкара бәйгеләр лауреатлары: Айсылу Габдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шарипҗанова матур җырларын бүләк итәчәк. Шушы катлаулы чорда медицина, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар белән алгы сафларда булган матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен котлап барыгызны да онлайн концертына чакырабыз. Сезне Казан кооператив институтының ruc_kazan һәм «ШАЯН ТВ»ның https://www.instagram.com/shaiantv/ көтеп калабыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...