7 Сентябрь 2022
Бүген - оныклар көне икән бит!
Әби-бабайлы кеше – иң бәхетле кеше! Аларның канаты астында үсү – зур бәхет. Әби-бабай өчен оныклар балаларыннан да татлырак, алар безне һәрвакыт тәмле ашларын пешереп көтеп торалар, кирәкле киңәшләрен бирәләр.
Бу бәйрәмгә катнашы булган һәркемне: дәү әниләрне, дәү әтиләрне, оныкларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Исән чакларында кадерләрен белеп, яраткан онык булып яшәсен җирдә һәркем!
Һәрдаим әби-бабаларыбызның хәлен белеп, мөмкинлек булган саен ярдәм итеп, кунакка йөрешеп яшик әле, дуслар! Чөнки алар өчен бер җылы сүзебез, изге гамәлебез дә җитә!
Комментарийлар: