7 Февраль 2020
Бүген Яшел Үзән районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендәге дусларыбыз белән очраштык. 6 «А» сыйныфы укучылары Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасын сәхнәләштерде. Без, үз чиратыбызда, канал эшчәнлеге белән таныштырдык, сорауларга җавап бирдек. Игътибарлы дусларыбызны истәлекле бүләкләр белән дә сөендердек. Мондый очрашулар булганга без бик шат. Дуслар белән җанлы аралашу тагын да илһамланып эшләргә көч бирә!
Комментарийлар: