Каналга нинди исем кушабыз?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Каналга нинди исем кушабыз?

Каналга нинди исем кушабыз?

Ни өчен балалар каналы «ШАЯН ТВ» дип атала? Безгә бу сорауны бик еш ишетергә туры килде.

Без әлеге сорауга җавапны бик күп тапкыр әйттек. Ләкин синең өчен тагын бер тапкы кабатларга әзер.

Балалар каналын ачу кабул ителгәннән соң без матур, балаларга ошаган, җайлы әйтелешле исем эзли башладык. Бу авыр эштә безгә  дусларыбыз  ярдәмгә килде.

400дән артык хат алырга туры килде. Әле кайсы шәһәр, илләрдән...Ә бер хат эчендә 1 генә исем тәкъдим ителгән дип уйласаң, син бик ялгышасың. Ким дигәндә бер хатта 10лап исем. Без сезгә хәзер иң еш яңыраган исемнәрне әйтербез.

Киттек, иң популяр булган исемнәр:

10) Ак җилкән

9) Сәйлән

8) Алифба

7) Балачак иле

6) Тукай

5) Әкият

4) Белем

3) Бала Тв

2) Туган тел

1) Шаян ТВ

Безнең балалар төркеменә кайсы исемнең күбрәк ошаган икәнне син инде беләсең.

Безнең белән бергә булган өчен рәхмәт сиңа!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...