Без хәзер IOSта да бар

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Без хәзер IOSта да бар

Без хәзер IOSта да бар
Без сүзебездә торырга яратабыз.

1 нче май көнне, Android гаджетлары өчен мобиль кушымта дөньяга чыкты. Аны Playmarketта табарга була. Күпләрегез кушымтаны үзенең телефонына сакландырды.  


Кушымта берьюлы өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә эшли.
Өйдә яки юлда «ШАЯН ТВ» һәрвакыт онлайн режимда.

Каналның мобиль кушымтасында «искәртү» режимын кертергә була, аның ярдәмендә кечкенә тамашачылар яраткан тапшыруларын карарга онытмаячак.

Кушымтада күпме караулар булганлыгы күренә. Кушымтаны яңадан кулланганда, карый башланган видеоны дәвам итә аласыз.


Бүгеннән исә, безнең «ШАЯН ТВ»ның мобиль кушымтасы IOSта да бар. Тизрәк, бар эшләрегезне читкә куеп, аны үзегезгә сакландырыгыз һәм безгә тагын да якынырак булыгыз.


Безнең белән бергә булганыгыз һәм үскәнегез өчен рәхмәт Сезгә!




Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...