«ШАЯН ТВ» каналында яңа җиңү!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында яңа җиңү!

«ШАЯН ТВ» каналында яңа җиңү!
«ШАЯН ТВ» каналында яңа җиңү! Кичә «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! Бәйгенең төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Бәйге кысаларында беренче татар балалар телеканалы җюри игътибарына үз эшен «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен яктырту проектлар» номинациясендә тәкъдим итте.

Истәлекле бүләкне сәхнәдә каналыбызның редакторы Сәрия Хөсәенова кабул итте! 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...