Күпсанлы сораулар буенча «Мин татар баласы» бәйгесенең оештыру комитеты карары белән, бәйгегә гаризалар кабул итү 2021 елның 22 сентярбренә кадәр сузыла.
Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.
Номинацияләр:
«Иң яхшы рәсем» ;
«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр».
Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 22 сентябренә кадәр кабул ителә. Рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп, [email protected] / [email protected] электрон адресына җибәр! Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә!

Катнашучы гаризасы

Комментарийлар: