«Милли мультFest» ярымфиналистлары билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Милли мультFest» ярымфиналистлары билгеле!

«Милли мультFest» ярымфиналистлары билгеле!

«Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең чираттагы финалистлары ачыкланды. Барлыгы финалга 27 эш үтте. Шулардан 14 анимацион фильм, 6 кыскаметрлы фильм һәм 7 компьютер уены.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 23 апрель - Туган тел көне алдыннан - Г.Тукай исемендәге Татар филармониясендә узачак.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...