Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Димәк, җәйгә дә күп калмый. Алдагы көннәр безне нинди һава торышы белән сөендерер, бергәләп сыныйк.
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
* Май суык булса – икмәк уңа.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
* Майда боз яуса, җәен дә явачак.
* Күке күкелдәмичә май җылытмый.
* Май ае салкын булса – игенгә туклык.
* Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка.
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер.
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
* Тузганакның иртә язда чәчәк атуы – җәй кыска, ә соң чәчәк атуы – җәй коры булуга.
Комментарийлар: