Татарстан матбугаты көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстан матбугаты көне белән!

Татарстан матбугаты көне белән!
Хөрмәтле коллегалар, журналистлар, мөхәррирләр, матбугат өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләр!

     Сезнең һәрбарчагызны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм!
   Май ае – журналистлар өчен бәйрәмнәргә бай ай. 5 майда Совет матбугаты көнен билгеләдек. 7 май көнне радиожурналистларыбызга котлаулар юлладык. 9 майда, Бөек Җиңү көнендә, кулларына каләм белән мылтык тотып, Җиңү көнен якынайткан фронтовик журналистларыбызны искә алдык. Ә 19 май Татарстан матбугат хезмәткәрләре өчен бигрәк тә үзенчәлекле. Без аны 22нче тапкыр бәйрәм итәбез. Хәзерге көндә җөмһүриятебезнең газета-журналларында, радиотелевидение өлкәсендә меңнәрчә журналист эшли, һәрберсе үз урынында һөнәри бурычын югары дәрәҗәдә осталык белән үти.
    Бу ел журналистлар өчен бигрәк тә катлаулы. Короновируска каршы көрәш алып бару чорында, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, журналистлар медицина хезмәткәрләре кебек алгы сафта бара. Объектив мәгълүматны халыкка җиткерү өчен, тормышларын куркыныч астына куеп, кызыл зоналарга кереп эшлиләр.
     Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле каләмдәшләр! Исән-имин булыгыз! Тагын бер кат бәйрәм белән!

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, 
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе 
Илшат Юныс улы Әминов

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...