Галимнәр бәяләве буенча, киләсе атна метеопатлар өчен киеренке узачак. Берничә магнит давылы барлыкка килүе ихтимал.
Бүген К-индекс 3 баллдан артмаячак, бу магнит давылы дип саналмый. Иң көчле геоударлар көннең беренче яртысында көтелә. Калган вакытта әлеге күрсәткеч 1–2 баллга кадәр кими. Бу күренешне галимнәр тыныч магнитосфера дип атый.
Шулай да атна уртасында берничә көн магнит давыллары булу мөмкин. 4 март, сишәмбе көнне, кояш активлыгы кисәк артачак һәм кичкә таба 4 баллга җитәчәк.
Кояш активлыгы лабораториясе фаразлары буенча, шундый ук көчтәге геоатака 5 март, чәршәмбе көнне көтелә. Аннан ял көннәрендә дә магнитосферада сизелерлек тирбәлешләр булуы көтелә.
Кояшның шартлау активлыгы индексы сары (минималь) дәрәҗәдә. Узган тәүлектә астрофизиклар Кояшта 10 шартлау теркәде, аларның барысына да C баллы бирелде.
Кояш активлыгы чорын җиңелрәк үткәрү өчен гомум сәламәт тормыш рәвеше принципларын тоту ярдәм итәчәк: еачар гадәтләрдән баш тарту, баланслы туклану, даими физик активлык һәм җитәрлек күләмдә су эчү.
Комментарийлар: