«Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирда!

«Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирда!

Бүгеннән «Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирга чыга!

Мультсериалның вакыйгалары балалар мәйданчыгында бара. Бирегә тынгысыз кечкенә йөк машинасы үзенең кузовында төрле уенчыкларның детальләрен алып килә. Һәр сериядә мультсериалның баш герое ярдәмчесе Маша белән бергә үз алдына куелган бурычларны үтәячәк, самолетлар, машиналар, вертолетлар һәм көймәләр җыеп, аларны төрле төсләргә буйыячак.

Мультсериал сезгә рәсем ясау серләрен үзләштерергә, геометрия нигезләрен ачыкларга ярдәм итәчәк; төсләрне һәм формаларны аерырга, автомобильләрнең, һава транспортының һәм махсус техниканың төрле төрләрен тикшерергә, шулай ук вакытны план буенча бүләргә һәм биремнәрне тиз истә калдырырга өйрәтәчәк.

«Лёва исемле йөк машинасы» мультсериалын 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...