11 Сентябрь 2020
Алтын көз турында шигырь язып карамаган шагыйрьләр, аның матур вакытларын ясамый калган рәссамнар бармы икән? Шундый ямьле чагына кереп барабыз көзнең! Ә сез яфракларның ни өчен саргайганын беләсезме?
Яктылык һәм җылылык җитәрлек булганда, агач яфраклары хлорофилл пигменты ярдәмендә яшел тора. Көннәр кыскарып, төннәр озыная, салкынайта башлагач, фотосинтез процессы акрыная. Хлорофилл урынына антоциан, каротин, ксантофилл кебек пигментлар активлаша. Алар яфракларны сары, кызгылт-сары, хәтта кызыл төсләргә буйый.
Шуңа күрә тизрәк дусларыгыз, әти-әниләрегез белән табигатьнең тагын бер матур чорын фотосурәтләрдә булса да саклап калырга тырышыгыз!
Комментарийлар: