«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Ни дисәң дә, кызу җәйдән соң көзгә кереп китү - күпләргә авыр бирелә. Кәеф төшә, күңел төшенкелегенә бирелергә дә күп сорамый. Салкын, яңгырлы көзге көннәрдә ниләр белән шөгылләнеп, вакытны «тәмле» итеп үткәреп була икән? Бездән сезгә берничә файдалы киңәшләр:

* Үзеңә чәй яса, уңайлы итеп утыр һәм рәхәтләнеп җәйге хатирәләрне барла.

* Дуслар, туганнарың белән ешрак күреше, аралаш. Җылы очрашулар, күңелле сөйләшүләр теләсә-нинди төшенкелектән арындырырга сәләтле.

* Көзге кичләр - тәмле әйберләр белән сыйлану өчен менә дигән вакыт.

* Җылы юрганга төренеп, фильмнар карау, «ШАЯН ТВ»дан күңелле мультсериаллар – күңелеңне җылытыр.

* Үзеңә берәр кызыклы шөгыль тап. Йога, чит тел үзләштерү, яңа хобби һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт.

* Берәр матур җылы, йомшак кием сатып ал. Бу киңәш кызлар күңеленә бигрәк тә хуш килер.

* Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятма, паркларга чыгып кер.

* Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырыш. Күңелеңә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралаш.

* Көз - мәдәни тормыш гөрли башлаган яңа сезоннар вакыты. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин.

* Күбрәк йокла. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырыш, чөнки организм бездән шуны таләп итә.

* Синең кәефең - бары синең кулда. Үзеңне кулга ал, артык борчылма һәм күбрәк елмай!

Һәр чорның үз матурлыгы һәм үз мәшәкате. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотып, елның яңгырларга бай чорына елап түгел, җырлап керик!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...