Көтеп алган каникуллар башланды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көтеп алган каникуллар башланды!

Көтеп алган каникуллар башланды!

Ура, көтеп алган көзге каникуллар башланды! Рәхәт тә инде: дәрес әзерлисе юк, иртә тормасаң да була! Шулай да, ялларны кызыклы һәм файдалы итеп уздырыгыз, дуслар!

Көннәр яңгырлы торуга карамастан, моңаеп, өйдә утырмагыз! Һава торышына карап киенегез һәм саф һавада күбрәк йөрергә тырышыгыз!

Яраткан эшләрегез белән шөгыльләнегез һәм «ШАЯН ТВ»ны карагыз! Чөнки иң шәп мультфильмнар һәм тапшырулар – безнең каналда! Безне зәңгәр экраннар аша гына түгел, «ШАЯН ТВ» сайтыннан һәм YouTube каналдан тәүлек буе карый аласыз! Ялларны бергә уздырыйк!

Ә ШАЯНлыларның яллары шулайрак уза!

00.jpg

88.jpg

99.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...