12 Апрель 2020
1961 елның 12 апрелендә, бөтендөньяны шаккатырып, совет космонавты Ю.А.Гагарин «Восток» орбиталь космик кораблендә Җир шарын әйләнеп чыга. Бу бер әйләнешкә 108 минут сарыф ителә. Маршрутның озынлыгы – 40868 км. Очышның максималь тизлеге – 28 260 км/сәг. Максималь биеклек – 327 км. Соңгы сан бүген дә рекорд булып тора. Юрий Гагариннан башка, бер кешелек корабта, һичкемнең мондый биеклекә күтәрелгәне юк.
Комментарийлар: