Кошлар кайта туган ягына!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кошлар кайта туган ягына!

Кошлар кайта туган ягына!

Кошлар кайта, дуслар! Март башыннан ук һава торышының язга борылуы нәтиҗәсе – быел кошлар да туган якларына иртәрәк кайттылар. Ә сез яз хәбәрчеләрен күрдегезме әле?

Кара каргалар инде март башында ук күренделәр, акчарларлар, сыерчыклар да быел иртәрәк килде. Сыерчыклар белән бергә кышның соңгы бураннары да килә, аның артыннан ялтырап кояш чыга.

Безнең бурыч исә – сыерчыкларны оя ясап көтү. Алар агач куышлары, түбә асларына да оялый алалар. Әммә кошлар өчен иң уңайлысы – кеше ясаган оялар. Алар сезгә моның өчен рәхмәтле дә булачак әле. Бала үстергәндә, бер кош көненә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Күзәткәнегез дә бардыр, сыерчык 2 минут саен оясына җим ташып тора. Шулай итеп, бакча һәм урманнарны корткычлардан, зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.

Әйдәгез, сыерчык оялары ясап, кошларны шатландырыйк! Аларның матур сайраулары белән хозурланыйк!

0.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...