Кошлар кайда кышлыйлар?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кошлар кайда кышлыйлар?

Кошлар кайда кышлыйлар?

Көз – ул күп кенә кошларның җылы якка очу вакыты. Күчмә кошларыбызның китәр чаклары да килеп җитте, тиздән урман-кырларыбыз бушап калачак.

Аларны җылы якларга китәргә салкын һава торышы түгел, ә азык җитмәү мәҗбүр итә. Иң беренче җылы якка бөҗәк белән тукланучы кошлар китә. Димәк, иң матур сайраучы кошлар: сыерчык, сандугач, шулай ук күке – иң беренче булып җылы якка очып китә дигән сүз. Алар артыннан бөртек белән тукланучы кошлар китә: тургай, карлыгач һәм карга. Ә иң соңыннан, сулар туңа башлагач, су кошлары: каз, үрдәк, һәм аккошлар юлга кузгала.

99.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

Берничә көн эчендә алар кая тели, шунда барып та җитә. Тик төрле кош төрле илдә кышлый. Торналар Төркия, Иран, Һиндстанда кышлыйлар. Сандугачлар һәм күкеләр исә Африкага юл тота. Ә барыбызга да таныш булган яз хәбәрчеләре - кара каргалар һәм карлыгачлар Төркиягә кышларга очалар икән. Сыерчыклар Урта Азиягә китә. Ә менә тургайлар Көньяк Европаны үз итә. Озын тәпиле челән Голландияга оча.

Кошлар өчен күктәге кояш, йолдызлар һәм планетаның магнит кыры компас булып тора. Магнит кыры, күз белән күреп була торган объектлар һәм исләр карта булып хезмәт итә. Шуларга карап, кошлар һава торышына да, юлның үзгәрешенә дә игътибар итмичә, үзләренә кирәкле юлны табалар.

Ә җиләк, үсемлек һәм агач орлыклары белән тукланучы кошлар безнең якларда кышлый. Алар кышны кешеләр торган җирләрдә, паркларда үткәрәләр. Монда аларга азык табуы күпкә җиңелрәк.

Шуңа күрә кыш көне кошларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кошларга җимлекләр элеп, җимнәр салып торсак – канатлы дусларыбызга салкын, азыксыз кыш һич тә куркыныч булмас.

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...