«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга!

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга!

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга! Чираттагы концерт та шау-гөр килеп узып китте. Бүген исә тамаша Казанның 186 нче күппрофильле лицее укучылары өчен куелды. Бер көндә 2 концерт!

Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты!

Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...