Чираттагы концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чираттагы концерт!

Чираттагы концерт!

Бүген Тимер юлчылар мәдәният сараенда «ШАЯН ТВ» каналының чираттагы «Балачак җыры» концерты үтте! Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Аны Казанның гимназия-мәктәп укучылары тамаша кылды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкарды. Чакырылган кунаклардан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, РОО «Татарстан – яңа гасыр» югары советы Башкарма комитеты рәисе Тарханова Алсу Абдрахманов кызы балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Курчакларыбыз исә тамашачыларыбызның күңелен күрде.

Концерт искиткеч күңелле үтте! Барлык карарга килгән балалар да шатлык хисләре белән өйләренә таралышты!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...