16 нчы татар-инглиз гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

16 нчы татар-инглиз гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

16 нчы татар-инглиз гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә узды! Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны таң калдырдылар. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар.

Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр!

be7b8595-241d-4fe3-b484-8503aa77eedc.jpg

Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте. Нәни дусларыбыз һәр чыгышны яратып кабул иттеләр!

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

dbe29b13-95cb-45a7-a853-2be52685c3c4.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...