«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

597e7b6c-29da-419e-be47-6eaabfdf46de.jpg

Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар.

Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр!

Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!


 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...