Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназиясендә гөрләп узды!

Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар.

14d675d8-dbc1-4f2e-bc6a-5657773b571b.jpg

Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларга чын бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, тамашачылар өчен кызыклы викториналар уздырылды, иң актив укучылар исә истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Концерт барлык кунакларга да аралашу шатлыгы, шәп музыкаль номерлар һәм яхшы кәеф бүләк итте! Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларын алкышлар белән озаттылар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...