«ШАЯН ТВ» каналы сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклы проектын дәвам итә! Тагын да күбрәк өр-яңа матур җырлар, талантлы катнашучылар белән бергә сәфәргә чыкты!
Бүген исә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә берьюлы 2 концерт гөрләп узды! Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырылды. Тамаша кылырга исә республикабызның мәктәп укучылары чакырылды.
Бәйрәмгә берсеннән-берсе мөхтәрәм кунаклар килде. Хөрмәтле кунаклардан Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева да бар иде.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге проект татар музыкасын, татар мәдәниятен популярлаштыруы, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүе белән иҗтимагый әһәмияткә ия.
Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән дәртле җырларны яңгыраттылар. Тамашачылар шулай ук «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша алды.
Концертны карарга килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары белән фотога төшү оештырылды. Шулай ук Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштырды.
Концерт искиткеч күңелле үтте! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде!
Комментарийлар: