Татарстан тарихы эзләре буйлап...
Бүген «Татарстан тарихы эзләре буйлап» балалар иҗат конкурсының йомгаклау тантанасы узды. Быелгы конкурста 700дән артык бала катнашкан.
Һәр эш мактауга һәм югары бәягә лаек. Алар арасында буялар белән ясалган рәсемнәр, пластилин, балчыктан ясалган уенчыклар, аппликацияләр бар. Иң мөһиме: һәркайсы йөрәк җылысы һәм зур тырышлык белән ясалган.
38 җиңүче истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Алай гына да түгел, конкурста катнашкан һәр бала мактау кәгазенә һәм бүләкләргә лаек булды. Катнашучылар өчен кызыклы конкурслар, «ШАЯН ТВ» каналының яшь йолдызларыннан концерт номерлары әзерләнгән иде. Мондый конкурслар балаларга үсәргә, камиилләшергә, яңа дуслар табарга ярдәм итүе белән бик әһәмиятле!
Комментарийлар: