«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

Бүген IT-паркта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышы үтте.
Коллегия утырышы эшендә министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстандагы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, типографияләр һәм нәшриятлар җитәкчеләре катнашты.
IT-парк фойесында кунаклар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан күргәзмә оештырылды. Үз презентациясен беренче татар балалар телеканалы да тәкъдим итте. «ШАЯН ТВ» алып баручылары интерактив форматта кунакларга канал эшчәнлеге, аның уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, яшь алып баручыларга игътибар зур булды, төрле ММЧ вәкилләре алар белән аралашты, интервью алды, фотога төште. 
Чын профессионаллар буларак, безнең алып баручылар да коллегалары белән тик-токлар төшерде, кызыклы репортажлар әзерләде.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...