22 Гыйнвар 2020
Татарстан китап нәшриятында «Балаларга бүләк» дип аталган китаплар сериясе дөнья күрде. Биш китаптан торган әлеге серия кысаларында Газинур Моратның «Тизрәк үсәсем килә», Рифат Сәлахның «Чәчәк яраткан песи», Ленар Шәехнең «Галинең песие», Рафис Корбанның «Тимерле чәй», Галимҗан Гыйльмановның «Фил төшкә сыймый» дип аталган китаплары басылып чыкты. Китапларны Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин.
Комментарийлар: