Кышкы спорт уеннары көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышкы спорт уеннары көне!

Кышкы спорт уеннары көне!

7 нче февраль - Бөтенроссия кышкы спорт уеннары көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәм беренче мәртәбә 2015 нче елның февраль башында Сочи шәһәрендә узган XXII кышкы Олимпия уеннарына багышланып барлыкка килгән.

Кышкы уеннарны кемнәр генә яратмый икән?! Чаңгы, чана, сноуборд, тимераякта шуу дисеңме, хоккей уйнау – боларның барысын да кыш үтеп киткәнче эшләп калырга тырышабыз. Язга да озак калмады. Әле кышкы матур көннәрдән файдаланып калырга өлгерәсез, дуслар! Өйдә ятмагыз, урамга чыгыгыз, урманга барыгыз! Салкын кышның рәхәтен тоеп, кышкы уеннарны уйнап калырга ашыгыгыз!

Кыш көне күпләр чаңгыда,
Тимераякта шуа,
Өч ай гына була бит кыш,
Кирәк шуып калырга.

Кышның кадерен белегез,
Чанада да шуыгыз,
Һава чиста, дөнья ап-ак,
Кадерен белеп калыгыз.

Боз өстендә әле тагын
Хоккей уйнарга була,
Спорт белән дус булсагыз,
Сәламәтлек нык була.

Кышкы һава файдалы бит
Хәтта җәяү йөрсәң дә,
Саф һавада акрын гына
Була бит йөгерсәң дә.

Таза-сәламәт кешегә
Яшәве дә күңелле,
Кәефе дә күтәренке,
Шат була, көләч йөзле.

Сәламәтлекне саклагыз,
Суыктан курыкмагыз,
Табигать биргән зур байлык –
Сәламәтлек, аңлагыз!

Фәймә Зәйнуллина

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...